10 мартта Юхмачы авыл мәдәният йортында Милли мәдәния һәм традицияләр елына һәм Педагог һәм остаз елына багышланган Юхмачы авыл җирлегенең хисап концерты узды. Матур музыка, тамаша залында кунакларның елмаюлары, яхшы кәеф-барысы да чараны җылы атмосферада үткәрергә көч биреп торды. Концертта катнашучыларның һәрберсе, тамашачыларга иҗаты аша шатлык өләшеп, күңел биреп чыгыш ясады. Бай эчтәлекле концерт бер сулышта үтте