Түбән Кәчи авылының "Кояшкай" бакчасында "Чыныгу иленә Белмәмеш белән сәяхәт" дип аталган сәламәтләндерү чарасы узды

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

 Түбән Кәчи авылының "Кояшкай" бакчасында "Чыныгу иленә Белмәмеш белән сәяхәт" дип аталган сәламәтләндерү чарасы узды. Чара барышында тәрбияче балаларны чыныгу, гигиена, кояш сукканда беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре белән таныштырды. Чара алдыннан, атна дәвамында, әңгәмәләр, чыныктыру чаралары үткәрелде, яңа сүзләр өйрәнделәр, рольле һәм дидактик уеннар уйнадылар. Чара барышында балаларда уңай эмоция, бер-берсенә карата игелекле мөнәсәбәтләр формалашты, төркемдә җылы дуслык атмосферасы туды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International