Бөтендөнья кулланучылар көненә «кайнар линия» турында

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар көненә «кайнар линия» турында

2023 елның 15 мартында “Экологик чиста энергия һәм продукция куллануга күчү юлы белән кулланучылар хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү” девизы астында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау буенча Бөтенроссия кайнар линиясе эше оештырыла. 2023 елның 13 мартыннан алып 24 мартына кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм “Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ белгечләре гражданнарның кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча киңәшләрен бирәчәк. Республика халкыннан шалтыратулар түбәндәге телефоннар буенча кабул ителә:

 

- Кулланучылар өчен консультация үзәгендәкөн саен 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр(төшке тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр) -(843) 221-90-16;

 

- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә -дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 дән 16.00 гә кадәр; җомга көнне: 10.00 дән 15.45 кә кадәр(төшке тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр) - 8 (917) 224-87-94;

 

- Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре эш көннәрендә җирле вакыт белән 9дан 17 сәгатькә кадәр, сорауларга (884346) 2 08-83, (884346) 2 10 89 телефоннары аша җавап бирәчәкләр.

 

Консультацияләр кайнар линия телефоннары буенча да, шәхси кабул итүдә дә үткәреләчәк. Шулай ук гражданнар тәүлек буе Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәгенә 8 (800) 555-49-43 телефоны номеры буенча мөрәҗәгать итә ала. Быел кулланучылар хокукларын яклаучылар климат кризисы проблемаларын хәл итү, экологик чиста энергиягә күчү һәм барлык кешеләрне арзанлы һәм туклыклы азык белән тәэмин итү өчен көчләрне берләштерергә карар кылды. Парник газлары чыгарылуын киметү, калдыкларны утильләштерү проблемасын хәл итү, экологик ягулыкка күчү беренче урында тора.

 

Соңгы елларда күпчелек илләр бөтен дөнья буенча Энергия кризисы белән очраша, бу барлык кешеләргә тәэсир итә. Азык-төлек һәм финанс хезмәтләре бәяләренең артуы төп ихтыяҗларга ирешү өчен кешеләрнең гадәти яшәү рәвешен үзгәртә. 2023 елда бәяләр артачак дип фаразланган электр энергиясе өчен түләү өчен кешеләр үз бюджетларын кысарга мәҗбүр. Чиста энергиягә күчүнең уңай яклары күп:

 

-атмосфераны пычрата торган ташлауларны сизелерлек рәвештә киметәчәк;

-чиста энергия әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясамый, парник газлары чыгарылмый;

-күп кенә чиста энергия чыганаклары яңартыла, ягъни бетми торган энергетик ресурслардан, кояш яктылыгы, су ташкыны, җил,биоягулыктан (агач һәм башка ресурслардан) алына.

 

Арзан, ышанычлы, тотрыклы һәм заманча энергия чыганакларына күчүне киңәйтү шулай ук климатның катастрофик үзгәрешләрен булдырмауда мөһим роль уйнаячак, шул ук вакытта кулланудагы үзгәрешләр киләчәктә парник газлары чыгаруны 40-70% ка киметәчәк.

Планетабызны бергә саклыйк һәм һәркемне бу девизга кушылырга чакырабыз!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International