Бүген Казан шәһәрендә «2023 ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының йомгаклау этабы башланды. Базарлы Матак авылының «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Н.М. Коновалова конкурсның зона этабында җиңүче булды һәм 14-17 март көннәрендә әлеге чарада район данын яклаячак.