2023 елның 14 мартында Әлки районында террорчылыкка каршы комиссиянең беренче утырышы узды

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Әлки муниципаль районының Террорчылыкка каршы комиссиясе эше планы нигезендә 2023 елның 14 мартында Әлки районында террорчылыкка каршы комиссиянең беренче утырышы узды. Комиссия эшендә район прокуроры урынбасары Л.Х. Хәйруллина, Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай шәһәрендәге бүлекчәсе начальнигы О.А. Акимов, Әлки районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Р.Р. Насыйбуллин, Әлки муниципаль районының Террорчылыкка каршы комиссиясе әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, район имам-мөхтәсибе И.Г. Сәләхиев, район благочинные А.Н. Зиньков, тормыш тәэмин итү объектлары җитәкчеләре, гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашты.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Базарлы Матак авыл җирлегендә террорчылыкка каршы тору буенча эш торышы, шул исәптән дини оешмалар һәм авыл җирлеге территориясендә булган мигрантлар белән эшләү турында.

2. ТР ӘМР ТКК хисапларын анализлау нәтиҗәләре буенча ТР ТКК эшен анализлау, 2022 елда терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнартурында.

3. ТР ТКК йөкләмәләрен һәм ТР ӘМР ТККның элек кабул ителгән карарларының үтәлешен контрольдә тоту торышы турында.

4. Административ практика нәтиҗәләре һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында.

Утырыш барышында объектлар һәм учреждениеләр җитәкчеләренә тормыш тәэмин итү, көч ведомстволары җитәкчеләренә террорчылык куркынычы объектларының һәм кешеләр күпләп була торган урыннарның террорчылыкка каршы яклануын контрольдә тотуны тәэмин итү, халык белән мәгълүмати-аңлату эшләрен оештыру, куркынычсызлык мөмкин булуына янаулар турында мәгълүмат алганда гамәлләр тәртибен тәэмин итү бурычлары куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International