Һәр халыкның мәдәнияте һәм традицияләре бай тарихка һәм күп гасырлык кыйммәтләргә ия. Безнең көннәрдә күп кенә халыкларда гореф-гадәтләр яңара, халык җырлары һәм биюләре чишмә башына әйләнеп кайта. Тора-бара үз халкының мәдәниятен белү яшь буын арасында популярлаша бара. Бүген Яңа Салман авылының "Ромашка" балалар бакчасында “Өеңә иминлек: татар халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре” дигән тарихи сәяхәт узды. Салман авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны татар халкы мәдәнияте белән таныштырды, традицион милли костюмнар һәм аларның бизәкләрен күрсәтте, гореф-гадәтләре турында сөйләде, шулай ук татар милли ашлары белән таныштырды. Ирләр һәм хатын-кызларның традицион киеме турында сөйләделәр. Балалар татар милли киемнәрен белдерә торган кайбер сүзләрнең мәгънәсен үзләштерделәр. Һәркем үзе өчен кызыклы бик күп яңа нәрсәләр белде һәм алган белемнәрен ныгытты.