Коммерциясез оешмаларны дәүләт теркәве
Коммерция эшчәнлеге алып бармаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу турында карар кабул итү буенча дәүләт хезмәте коммерциягә карамаган оешманың гамәлгә кую документларына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы территориясендә коммерциягә карамаган оешмалар турында юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертү хакында Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан бирелә.Дәүләт хезмәте алу өчен гамәлдәге законнарда каралган документлар мөрәҗәгать итүче (аның вәкиле) тарафыннан шәхсән түбәндәге адрес буенча Идарәгә тапшырыла: 420061, Казан шәһәре, Космонавтлар урамы, 59, шулай ук гомуми файдаланудагы мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән Интернет челтәрен, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль берәмлекләрнең бердәм порталын кулланып, почта аша яки электрон документлар рәвешендә җибәрелергә мөмкин (www.gosuslugi.gov.ru). Коммерциясез оешмаларны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар тапшыру тәртибе турында мәгълүмат Идарәнең “Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсмиhttps://to16.minjust.gov.ru/ru/ сайтында урнаштырылган.