Татарстан Республикасында шәһәрләр һәм торак пунктларның генераль планнары төзелеш кагыйдәләре белән берләштерергә планлаштыралар. Бүген ТР Дәүләт Советының инфраструктура комитеты депутатлары «Шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында»гы республика законына төзәтмәләр кертүне хуплады.
«Еш кына янәшәдә торган документларда каршылыклы белешмәләр булырга мөмкин», - дип хәбәр итте утырышта Дәүләт Советының инфраструктура комитеты башлыгы Александр Тыгин, әмма берләшкән документны җирле үзидарә органнары раслауны дәвам итәчәген ассызыклады.
Исегезгә төшерәбез, 2023 ел башында ТР Пространстволы планлаштыру институты директоры Олег Григорьев белдергәнчә, генпланнар һәм планлаштыру проектлары җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре белән көрәшми. Шулай ук Григорьев шәһәр төзелеше вәкаләтләрен субъект дәрәҗәсенә тапшырырга тәкъдим итте. ТР Дәүләт Советында соңгы идеяне саклык белән кабул иттеләр.