17 мартта ТР Әлки МР"Чуаш-Борнае урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУнә Спас тыюлыгы вәкилләре килде. Алар балаларга тыюлыкның эше һәм мәктәп укучылары белән берлектә уздырыла торган чаралар турында сөйләделәр. Мондый чараларда актив катнашучыларның барысы да грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.