Яз башлану – матур, күңелле бәйрәм.
20 мартта, Халыкара бәхет көнендә, Иске Матак авылының "Кояшкай" балалар бакчасында балалар белән "Бәхет агачы" дигән чара үткәрделәр. Анда балалар үз тормышларындагы иң шатлыклы һәм бәхетле вакыйгалар турында сөйләделәр, учларыннан бәхет агачы ясадылар һәм аны конфетлар, чәчәкләр һәм төсле тасмалар белән бизәделәр. Балалар бик тырышып, бәхет агачын бизәргә өйрәнде.