2023 елның 21 мартында Әлки суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Карары белән 1979 елда туган шофер административ хокук бозуда гаепле дип танылды

2023 елның 21 марты, сишәмбе

“2023 елның 21 мартында Әлки суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Карары белән 1979 елда туган шофер РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясының 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 30000 мең сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды”, -  дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Р.Р. Вәлиуллин.

Шофер яшәү урыны буенча ЮХИДИгә йөртү таныклыгын тапшыру өчен карарның законлы көченә керүен көтә.

Исегездә тотыгыз: руль артындагы исерек - җинаятьче. Ул полиция хезмәткәрләренә эләкмәскә өметләнеп, закон боза. Әмма нәкъ менә руль артында эчкече кешеләр язмышында онытылмас эз калдыручы кайгының сәбәбе булып тора. Шунысы аянычлы: исерек шофердан гаепсез гражданнар газап чигә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International