21 мартта илебездә Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга мәктәпкәчә яшьтәге балаларны урман белән якыннан таныштыру өчен яхшы сәбәп. ТР Әлки МР Иске Такталы авылының "Чишмәкәй” балалар бакчасы балалары белән балаларның урман экосистемаларының әһәмияте, аларны саклау һәм торгызу турында хәбәрдарлыгын арттыру максатында "Урман сукмаклары буйлап" дигән квест-уен үткәрделәр.Педагог балаларга урманның кеше тормышындагы әһәмияте, агачның ничек сулавы, туклануы һәм үсүе, ни өчен агачларныкисәләр, урманда нәрсә эшләргә ярамый һәм урманчының урман турында ничек кайгыртуы турында сөйләде. "Урман нәрсә ул?" дигән фильм карадылар, әкиятләр укыдылар, пазллар җыйдылар, м/ф карадылар. Чара ахырда балалар "Урман безнең дустыбыз, аны сакла!" рәсеме аша үз хисләрен сурәтләде.