Салман авылы мәдәният йортында «Нәүрүз – мөбәрәк» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Салман авылы мәдәният йортында «Нәүрүз – мөбәрәк» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. "Нәүрүз-бәйрәме" тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бәйрәмгә кунакка «Наүруз бикә» һәм «Кар кызы» бәйрәм хуҗалары чакырылган. Чарада катнашучылар бергә җырлар- җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Балалар чара ахырында тәмле чәй һәм коймак белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International