Сихтерме - Хузангай авыл клубында тәмәке тарту зыяны турында яшьләр белән “Тартуны ташла!” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Хезмәткәрләр тәмәке төтене тартучыларга гына түгел, ә тәмәке тартучы төтене якында торучыларга да зарарлы булуы турында сөйләделәр. Иң куркынычы, тәмәке кешенең барлык органнарын агулап кына калмый, кеше аңа күнегә дә. Тәмәке тартучыга яңадан-яңа дозалар таләп ителә. Әңгәмәдән соң яшьләр белән "Тәмәке тарту һәм яшүсмер" темасына анкета уздырдылар. Әлеге чараның максаты кешегә тәмәке тартуның тискәре йогынтысын күрсәтү һәм сәламәт яшәү рәвешенең социаль һәм шәхси әһәмиятен ассызыклау