«Әлкилеләр - Татарстан халыкларының милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклаучылар» район конкурсы кысаларында 1 февральдән 28 мартка кадәр декоратив-кулланма иҗат осталарының эшләрен кабул итү бара.
Район мәдәният йорты фойесында Базарлы Матак авылында яшәүче үзешчән рәссамнар Илдар Әмиров һәм Людмила Желтухина иҗаты белән танышырга мөмкин. Күргәзмәне эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин