Татарстанлылар үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак.
Шалтыратулар 23 мартта 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Кайнар линиягә шалтыратып, белә аласыз:
- Яңалыклар кертелү белән бәйле рәвештә сатып алыр алдыннан күчемсез милек объектын һәм КМБДРдан өземтәләрнең дөреслеген ничек тикшерергә?
- КМБДРдан мәгълүмат алуда шәхси мәгълүматны ачуның нинди үзенчәлекләре бар һ. б.?
Әлеге һәм башка сорауларга Татарстан Росреестры һәм Роскадастрның Татарстан Республикасы буенча филиалы экспертлары җавап бирәчәк.
Кайнар линия белгечләре консультацияләрен физик һәм юридик затлар, шулай ук бизнес вәкилләре ала ала.