Татарстанда тугыз меңнән артык күчемсез милек объекты хокукка ия дип табылды

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Татарстанда тугыз меңнән артык күчемсез милек объекты хокукка ия дип табылды

Татарстанда элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча эш дәвам итә. 2021 елның 29 июненнән үз көченә кергән 518-ФЗ номерлы Законны гамәлгә ашырганда, төп роль җирле үзидарә органнарына йөкләнгән.

Эш нәтиҗәләре буенча 8 823е элек исәпкә алынган объект кадастр исәбеннән төшерелгән, 9 меңнән артык объектка карата КМБДР хокук ияләре турында белешмәләр кертелгән.

Шул ук вакытта, Татарстан Росреестрында билгеләп үтелгәнчә, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча эш узган ел ахырында башланган. Мәсәлән, 1 гыйнварга КМБДРна 1300 күчемсез милек объектының хокук ияләре турында мәгълүмат кертелгән, 1 февральгә – 1731, 20 мартка – 6 131.

Республика районнары һәм шәһәрләрендә хокук ияләрен ачыклау буенча Спас районы (биредә 704 күчемсез милек иясе ачыкланган), Мамадыш (586), Лениногорск (505), Нурлат (588) һәм Чистай (582) районнары актив эшләде.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров:

«Татарстан «Пространство мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча эшне актив дәвам итә. Аның нигезе - күчемсез милекнең тулы һәм төгәл реестры. Шуңа күрә КМБДРны ышанычлы мәгълүматлар белән тулыландыруга безнең төбәктә беренче дәрәҗәдәге игътибар бирелә. 518 нче законны гамәлгә ашыру Рәис Рөстәм Миңнеханов контролендә тора».

Республикада 518-ФЗ номерлы Законны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җаваплы булып тора.

Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин:

«Татарстан Росреестры һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә көн саен әлеге Законны үтәү буенча эшләр башкарыла. Бүгенге көндә безнең республиканың закон үтәлеше буенча күрсәткечләре яхшырды, әмма алда әле зур һәм җентекле эш тора, чөнки хәзерге вакытта КМБДРда 600 мең элек исәпкә алынган күчемсез милек объектлары хуҗалары турында мәгълүмат юк ".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International