«ТР сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ кече һәм урта бизнес өчен практик юнәлешле укыту программасын үткәрә

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль сатып алуларында республика товар җитештерүчеләренең өлешен арттыру максатыннан, «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ кече һәм урта бизнес өчен практик юнәлешле укыту программасын үткәрә.

2023 елның 24 мартында һәм 07 апрелендә булачак бушлай укыту вебинарларында катнашуыгызны сорыйбыз.

Белешмә: республика маркетинг үзәге - Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен алга этәрүгә юнәлдерелгән ресурс.

Вебинарлар циклы программасы:

2023.24.03, Мәскәү вакыты буенча 14:00 сәгатьтә

- Электрон сәүдә нәрсә ул?

- Электрон сәүдә һәм биржа мәйданчыкларында сатып алулар күләме

- Республика маркетинг үзәге мәгълүматлары буенча ирекле урыннар

Вебинарга сылтама: https://zakupki.tatar/vebinar/besplatnyj-vebinar-na-t.

2023.07.04, Мәскәү вакыты буенча 14:00 сәгатьтә

- Сатып алуларда КУЭ һәм УКЭ өчен өстенлекләр

- Вебинарда катнашучыларның эшчәнлеге үзенчәлегеннән чыгып, кирәкле сатып алуларны кайдан һәм ничек эзләргә.

Вебинарга сылтама: https://zakupki.tatar/vebinar/besplatnyj-vebinar-na-t..

Кем өчен: дәүләт сатып алуларында катнашырга теләгән кече һәм урта бизнес вәкилләре.

Спикер Вебинаров: Магданов Илнар Илдар улы - «ТР сатып алуларны үстерү үзәге»АҖнең сатып алу эшчәнлеген озата бару бүлеге җитәкчесе урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International