Әлки муниципаль районы мәдәният учреждениеләре торак пунктларда халык бәйрәме «Нәүрүз» оештырды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Әлки муниципаль районы мәдәният учреждениеләре торак пунктларда халык бәйрәме «Нәүрүз» оештырды.

Бу бәйрәмгә мәдәният белгечләре тарафыннан зур һәм төрле программалар әзерләнгән. Бәйрәмгә кунакка бәйрәм хуҗасы Нәүрүзбикә килде. Чараларда катнашучылар аның белән бергә җырлады, биеде, халык уеннары уйнады, яз турында табышмаклар чиште. Чара ахырында һәркемгә камыр ризыклары белән хуш исле чәй тәкъдим иттеләр.

«Нәүрүз» бәйрәме - Әлки районы халкында яхшы атмосфера һәм кәеф тудыручы, тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International