Уракның кызган чагы

2013 елның 13 августы, сишәмбе
Печән әзерләүдә элеккечә үк Әлки һәм Алексеевск районнары отрядлары зур өлеш кертә. Әйтик, 9 августка булган мәгълүматларга  караганда, Әлки районында 7 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык, 10 мең     гектарда берьеллык үләннәр чабылган, шулай ук 75,3 мең тоннадан артык сенаж һәм 9,3 мең тонна печән әзерләнгән. Алексеевскилылар исә 3 меңнән артыграк гектарда – күпьеллык, 5,2 мең   гектарда берьеллык үләннәр чапкан, шулай ук 31,4 мең тонна сенаж һәм 3,4 мең тонна печән әзерләгән.
"Красный Восток" агрохолдингы басуларында бөртекле культуралар суктыруның да кызган мәле. Бүгенге көндә 20,3 мең гектар мәйданда ашлык җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 31,1 центнер тәшкил итә. Бу "Красный Восток" агрохолдингының барлык бүлекчәләре сезонга планлаштырылган күләмнең 17 проценты дигән сүз. Әлеге уңайдан Әлки һәм Алексеевск аграрийлары әйдәп бара, 9 август мәгълүматлары буенча, алар 29,1 һәм 14,5 мең тонна ашлык суктырган. Ә барлык хуҗалыклар 63,5 мең тонна ашлык җыеп алган, шул исәптән 41,2 мең тонна бодай һәм 21,5 мең тонна арыш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International