Эшмәкәрләр, сезнең өчен

2013 елның 13 августы, сишәмбе
Республикада эшмәкәрләргә субсидияләр белән дәүләт ярдәме  менә бу чараларны реализацияләү кысаларында күрсәтелә:
-җиһазларга лизинг: лизинг килешүе (лизинг-грант) буенча эшмәкәрләрнең беренче взнос (аванс) чыгымнарын субсидияләү;
-инновация продукциясен эшләү һәм гамәлгә кертүне башкаручы эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү;
-эшмәкәрләрнең электр хуҗалыгы объектларына тоташу, энергия саклау чаралары, шулай ук энергетик тикшеренүләр чыгымнарын субсидияләү.
Барлык сораулар буенча  консультацияләрне республика Икътисад министрлыгы каршындагы финанс-хокукый консультацияләр бүлегендә 8(843)524-90-90 "кайнар линия" телефоны буенча алырга була. Күбрәк мәгълүмат әлеге министрлыкның httр://mert.tatarstan.ru/ сайтында "Развитие и поддержка малого и среднего предпринимательства", "Программы поддержки препринимательства" бүлекләрендә, шулай ук Әлки муниципаль районы сайтында "Информация для предпринимателей" бүлегендә       урнаштырылган. Өстәмә мәгълүматны район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә яисә 8(84346)2-17-36 телефон номеры буенча алырга була.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезнең үз проектларыгызны һәм идеяләрегезне тормышка ашыру мөмкинлегегез бар. Соңгы елларда гына да районыбызда эшмәкәрләр 14 грант отты, һәм аларны уңышлы гамәлгә ашыралар.
Моннан тыш, республика Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының әзерлек үтү, квалификация күтәрү, шулай ук эшмәкәрлек белемнәрен һәм компетенциясен үстерү белән бәйле белем алу чыгымнарын субсидияләүгә заявкалар сайлап алуга конкурс игълан итте. Конкурста катнашуга заявкалар 2013 елның 23 августына кадәр кабул ителә.
Субсидия эшмәкәрләргә түбәндәге очракларда бирелә:
-кыска вакытлы укуга (72 сәгать дәвамында) – чыгымнарның 100 проценты күләмендә, әмма 30 мең сумнан артык түгел;
-тематик яисә проблемалы семинарларда укуга (73 сәгатьтән 100 сәгатькә кадәр) - чыгымнарның 100 проценты күләмендә, әмма 30 мең сумнан артык түгел;
-озак вакытлы укуга (101 дән 200 сәгатькә кадәр) – чыгымнарның 50 проценты күләмендә, әмма 30 мең сумнан артык түгел.
Конкурста катнашу өчен эшмәкәрләргә Татарстан Министрлар Кабинетының 1041 нче карары (28.11.2012 ел) белән расланган Положение нигезендә тутырылган заявка бирергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International