Бүген "Татарстан Республикасының Дәүләт архивы" ДБУ базасында "Истәлек" электрон белем бирү-агарту ресурсы белән класс һәм класстан тыш эш алып бару темасы буенча семинар уза. Семинар барышында катнашучыларга архив бинасы буйлап экскурсия үткәрелде, документларны торгызу, чистарту, цифрлаштыру процесслары күрсәтелде. Семинарның икенче өлешендә катнашучыларга "Истәлек" электрон порталы һәм белем бирү процессында материалны куллану мөмкинлекләре белән танышу мөмкинлеге бирелде. Безнең районнан семинарда "Мәгариф идарәсе" МКУ методисты Вәлиуллина Инзилә катнаша