1888 елның 22 марты-язучы, тарихчы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Фатыйх Сәйфиның туган көне.
22 мартта Карамалы һәм Камка авыл мәдәният йортлары китапханә хезмәткәрләре белән берлектә язучының тууына 135 ел тулуга багышланган "Тормыш юлы" истәлек кичәсен оештырдылар. Чарада катнашучыларны язучы Фатыйх Сайфиның хатыны Абруй Сәйфи тормышы белән таныштырдылар.
Аның кызыклы һәм моңсу тормышын чагылдырган китаплар, газеталар һәм журналлар күргәзмәсе оештырылды. Кичә җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.