Туберкулезны профилактикалау мәсьәләләре буенча “кайнар линия"

2023 елның 24 марты, җомга

Туберкулезны профилактикалау мәсьәләләре буенча “кайнар линия"

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2023 елның 22 мартыннан 24 мартына 9.00 сәгатьтән 1800 сәгатькә кадәр 8 (843) 238-53-68 һәм 8 (843) 238-21-74 телефоннары аша туберкулезны профилактикалау буенча «кайнар линия» үткәрә.

Нурлат территориаль бүлеге белгечләре телефоннары:

(884346) 2 08-83, (884346) 2 10 89 эш көннәрендә җирле вакыт белән 9дан 17 сәгатькә кадәр.

Теләгән һәркем кызыксындырган сорауларга җавап ала алачак.

Татарстан Республикасында 2022елда авыручылар саны 100 мең кешегә 25,0 (971 яңа очрак) тәшкил итте, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 6,8 %ка югарырак - 100 мең кешегә 23,4 (912 очрак). 2022 елда туберкулез белән 14 яшькә кадәрге 26 бала һәм 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге 7 яшүсмер авырды, 2021 ел белән чагыштырганда 18 яшькә кадәрге балалар арасында авыру 5,4% ка арткан (күрсәткеч - 100 мең балага 18 яшькә кадәр 3,9, 2021 ел - 100 мең балага 3,7).

Республиканың 14 муниципаль районында туберкулез белән авыручылар саны республика күрсәткеченнән югарырак (Агерҗе, Әлки, Әлмәт, Арча, Буа, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Мөслим, Нурлат, Теләче, Ютазы районнары). Югары Ослан һәм Кайбыч районнарында туберкулез белән авыру республика күрсәткеченнән 2,2 тапкыр һәм 3,1 тапкыр югарырак.

Барлыгы республикада туберкулез белән авыручы 1563 кеше исәптә тора, шуларның 32,2%ын әйләнә-тирә мохиткә микобактерияләр бүлеп чыгара. Авырулар белән элемтәдә 9 меңнән артык кеше (9723 кеше) тора, шулардан 9 кеше туберкулезга вакытында тикшерү, профилактик препаратлар кабул итү режимын бозу сәбәпле кабат авырый.

БЕЛЕШМӘ

Туберкулез микобактерияләр китереп чыгарган йогышлы авыру. Туберкулезны һәркем йоктыра ала, әмма иң зур куркыныч туберкулезның актив формасы белән авыручы белән тыгыз элемтәдә булган кешеләрдә. Туберкулез инфекциясенең чыганаклары булып авыру кешеләр яки туберкулез микобактерияләрен тышкы мохиткә бүлеп чыгаручы хайваннар яки кешеләр тора.

Туберкулез инфекциясе йоктыруның төп юллары һава – тамчы һәм һава-тузан инфекциясе. Кеше йөткергәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә микроб төкерек белән һавага чыга һәм шул ук һаваны сулаучы сәламәт кешенең тын юллларына үтеп керергә мөмкин.

Үпкә туберкулезының классик билгеләре: авыр, озак вакыт үтми торган йөткерү, кан йөткерү, күкрәк авыртуы, гомуми хәлсезлек,температура күтәрелү, тирләү.

Туберкулез таралуны кисәтүнең төп чаралары: авыруларны иртә ачыклау, балалар иммунизациясен ныгыту, туберкулезга каршы махсуслаштырылган стационарларга изоляцияләү һәм аларны нәтиҗәле дәвалау, авыруның яшәү яисә эшләү урыны буенча туберкулёзның эпидемия учакларында эпидемиягә каршы чаралар үткәрү.

Туберкулез белән авыручыларны иртә һәм вакытында ачыклау аларны тиз һәм тулы канлы дәвалау өчен кирәкле шарт булып тора, шулай ук инфекция таралуын кисәтү өчен мөһим, чөнки үпкә туберкулезы белән авыручылар эпидемик яктан куркыныч.

Туберкулезны иртә ачыклауның төп формалары булып балаларда иммунодиагностика һәм өлкәннәрдә флюорографик тикшерү үткәрү тора. Иммунодиагностика балаларга һәм яшүсмерләргә ел саен, уку урыны буенча оештырылган коллективларда яки балалар бакчаларында, өйдә торучы балаларга яшәү урыны буенча балалар поликлиникасында үткәрелә.

 

Махсус туберкулёз иммунитеты туберкулезга каршы вакциналар (БЦЖ һәм БЦЖ-М) иммунизациясендә ирешелә. Яңа туган балага бала тудыру йортында яшәүнең беренче көннәрендә үк БЦЖ ясыйлар, бу исә 5-6 ел дәвамлылыгы белән иммунитетны тәэмин итә. Тискәре Манту пробасы булганда, туберкулёзга каршы кабат прививка ясыйлар.

Халыкны массакүләм профилактик флюорографик тикшерүләр зур әһәмияткә ия. Һәр кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга һәм бу тикшерүне 2 елга кимендә 1 тапкыр узарга тиеш, ләкин республиканың ике районында: Югары Ослан һәм Кайбыч районнарында - ел саен, чөнки бу районнарда туберкулез белән авыручылар шактый югары (40 мең кешедән 100 мең кешегә артык).

Балалар, дәвалау-профилактика, мәгариф учреждениеләрендә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче, шулай ук хроник сулыш органнары, бөер, шикәр диабеты авыруларыннан интегүче, гормональ терапия алучы, стационар учреждениеләрдә яшәүче затлар ел саен сулыш органнарының флюорографик тикшерүен узарга тиеш.

Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International