Район Башлыгы Александр Никошин махсус хәрби операциядә катнашучы. мобилизацияләнгән Андрей Толстов белән очрашты.
Андрей Николаевич Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылында күпбалалы гаиләдә туган. Базар-Матак урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң Чебоксар шәһәренең ПУ-95 укырга керә. Училищены тәмамлагач, 2012-2013 елларда Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итә: 6 ай Оренбург шәһәрендә һәм 6 ай Көньяк Осетиядә. Хезмәттән соң әти-әнисе янына кайта. 2014 елда Таттелекомга эшкә керә. 2015 елда Чувашиягә күченә. Мобилизациягә кадәр 41 нче Мостотрядта эшли.2022 елның 21 октябрендә мобилизацияләнгән.
Андрей энергияле, тәвәккәл, ихтыярлы кеше. Туганнарына, якыннарына һәм тирә-юньдәге кешеләргә карата игелекле.
Бүген Андрей Толстов базар-Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты.