Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Чит-ят кайгы булмый
2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Айрат Хәйруллин шунда ук әлеге урынга килеп җитә, янгын сүндерүчеләрне чакыра. Ул үзе дә утны сүндерүдә катнаша. "Восток Зернопродукт" ЯАҖ начальнигы Рәис Гайфуллин янгынны сүндерү эшләре белән кырның бер ягында, ә Айрат Хәйруллин икенче ягында җитәкчелек итәләр. Авыл җирлеге советы, фермерлар һәм авыл халкының уртак тырышлыгы белән янгын 30 минут дигәндә сүндерелә дә.
Бу янгынны сүндерү – халыкның бердәмлеге һәм тупланганлыгының чын үрнәге. Беркем дә янда калмый. Утны сүндерүдә һәркем: авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре дә, урынбасарлары да, күрше районнар фермерлары да, Иске Камка авылы халкы да катнаша. Авыл җирлеге советы хезмәткәрләре янгын сүндерүчеләрне басуга озата киләләр. Күрше авыллардан урып-җыю техникасы килеп җитә, алар басуларны сөреп "кызыл әтәч"нең юлын чиклиләр. Ике янгын сүндерү машинасы, шулай ук Базарлы Матактан килгән ике су сиптерү машинасы утка каршы көрәшәләр.
Рәис Гайфуллин Айрат Хәйруллинның әлеге хәлгә бик нык борчылуын, гадәттән тыш хәлнең сәбәбе белән кызыксынуын әйтә:
– Миңа бик уңайсыз булды, гафу үтендем: "Ямьсез килеп чыкты…", – дидем. Ә Айрат Нәҗипович болай җавап бирде: "Кешеләр басып карап торса, ямьсез булыр иде, ә сез барыгыз бергә янгынны сүндерергә тырыштыгыз. Авылда халык бердәм шул. Шәһәрдә алай түгел". Ул кешеләрнең янгын вакытында шулай берләшә алуына, беркемнең дә чит бәлагә битараф калмавына гаҗәпләнү катыш сөенүен әйтте.
Янгын 65 гектарда уңышны юк итә, белгечләр бәяләве буенча, 3 миллион сумлык зыян килә. Калган 335 гектарда уҗым бодае коткарып калына – бу 9 миллион сум тирәсе. Бәхеткә, зыян күрүчеләр, һәлак булучылар юк. Хәзер уттан йолып калынган басуда бодай уңышын җыю дәвам итә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз