Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Бүләк букчалар "бишле"ләр белән тулсын
2013 елның 14 августы, чәршәмбе
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе республикада җиденче ел уздырыла. Бу игелекле чарада, зур предприятиеләр белән беррәттән, шәхси эшмәкәрләр, оешма-учреждениеләр коллективлары, аерым кешеләр дә катнаша.
Баланы мәктәпкә әзерләү ата-ана өчен чынлап та зур чыгымнар сорый шул. Әйтик, башлангыч сыйныфта укучы бер баланы яңа уку елында мәктәпкә озату өчен мәктәп формасы, спорт киеме, аяк киемнәре, портфель, башка кирәк-яраклар сатып алуга якынча 8 мең сум акча китә. Ә инде олыракларына 10-12 мең сум да кирәк. Әгәр гаиләдә берничә баланы мәктәпкә әзерлисе булса, гаилә бюджеты өчен бу шактый авырга туры килер иде. Әнә шундый гаиләләргә ярдәм итү ниятеннән оештырыла да инде әлеге хәйрия акциясе.
Балалар иҗаты йортында үткән чара сабыйлар хәтерендә озак сакланыр, мөгаен. Аны һәр елны кызыклы, үзенчәлекле программа белән оештыралар.
Менә сәхнәгә әкият геройлары Буратино һәм Мальвина килеп чыктылар. Алар аптырашта һәм хафалы. Мәктәп кыңгыравын усал Карабас тартып алган. Аннан шул мәгълүм булды: үзе биргән табышмакларга балалар дөрес җавап әйтсә, Карабас кыңгырауны кире кайтарачак икән. Әй балалар мавыгып шул уенга кушылдылар. Барлык табышмакларга төгәл җаваплар алынгач, Карабас сүзендә торды – кыңгырауны ияләренә тапшырды. Шулай итеп, быел мәктәпләрдә кыңгырау чыңлаячак, укулар вакытында башланачак. Ә укырга барыр өчен мәктәп букчасы кирәк. Менә монда инде балаларны сөендереп иганәче абыйлары ярдәмгә килгән.
Әлеге чараны бик җанлы һәм мавыктыргыч алып баручы мәгариф идарәсе методисты Рәйсә Яруллина иң элек сәхнәгә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны чакырды. Ул беренче сыйныфка баручы 180 балага мәктәп кирәк-яраклары белән шыплап тулган ранецлар тапшырды. Аннан күп балалы гаиләләрдән 25 укучыга спорт киемнәре бүләк итте. Сабыйларга ул үз теләкләрен дә әйтте:
– Сез, балалар, мәктәптә тырышып укыгыз. Ныклы белем алып, һөнәрләр үзләштерегез. Тормышта үз юлыгызны, лаеклы урыныгызны табып, көннәрдән бер көнне үзегез дә балаларыгызны җитәкләп мәктәпкә барырсыз. Сезгә матур якты киләчәк телим.
Аннан Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев сәхнәгә чакырылды. Фоат Вәлиев якташыбыз, депутатыбыз буларак районга бик күп ярдәм итә. Шул исәптән һәр елны яңа уку елы башланыр алдыннан балаларны мәктәпкә әзерләүдә олы булышлык күрсәтә.
Сәхнәгә күп балалы гаиләләрдән мәктәпкә баручы малайлар-кызлар менде. Алар күбәү – 57 бала. Фоат Вәлиевич аларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган ранецлар тапшырып чыкты.
– Әти-әниләрегезне хөрмәтләгез, укытучыларыгызны яратыгыз, тырышып укыгыз, шул чакта "дүртле", "бишле" билгеләренә генә өлгерерсез, – диде ул, балаларга мөрәҗәгать итеп.
Әлеге хәйрия чарасына муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да саллы бүләкләр белән килгән. Ул күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдән мәктәпкә баручы 25 балага уку әсбаплары белән тулы букчалар таратты.
Фердинат Мидхәтович сүз алып, иң элек иганәчелек белән даими шөгыльләнүче Айрат Нәҗиповичка рәхмәтләрен җиткерде:
– Сез Дәүләт Думасы депутаты буларак бик тыгыз график буенча эшләсәгез дә, ел саен диярлек яңа уку елы алдыннан районга килеп, беренче сыйныфка баручы балаларны бүләкләр биреп сөендеререгә вакыт табасыз. Шулай ук ничә еллар инде республикада киң масштабта үтә торган "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең төп иганәчесе булып торасыз. Барлык изге гамәлләрегез өчен рәхмәт, – диде район башлыгы. – Без шулай ук үзебездә оештырылучы күп эш-чараларда Фоат Вәлиевичның ярдәмен нык тоябыз. Сез, Фоат Вәлиевич, районның чын патриоты. Нинди мәсьәлә белән мөрәҗәгать итсәк тә, Сездән аңлау, хуплау һәм булышлык табабыз. Барысы өчен дә олы рәхмәт Сезгә.
Район башлыгы залда утыручы балаларга да мөрәҗәгать итте:
– Ә сезгә, балалар, иң зур теләк: "бишле"ләрне күбрәк алыгыз, тырышып укыгыз. Уку җиңел хезмәт түгел, билгеле. Әмма бит төпле, ныклы белемсез бүген бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Тормышта белем һәрчак кирәк.
Иганәче абыйларына балалар үзләре ясаган кул эшләнмәләрен, матур җырларын бүләк иттеләр. Ата-аналар исеменнән дә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Тантанадан соң мин Айрат Хәйруллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.
– Айрат Нәҗипович, һәр елны районда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе Сезнең җиңел кулдан башланып китә. Сезнең "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең төп иганәчесе булуыгыз да, һәр җәйдә "Кызыл Шәрык-Агро"да эшләүчеләрнең балалары өчен Казанга экскурсия оештыруыгыз да райондашларыбызга мәгълүм. Балаларга карата мондый игътибарлы, игелекле мөнәсәбәтегез үзегезнең күп балалы әти булуыгызга да бәйледер мөгаен?
– Мин үземнең балачагымны искә алам. Ул вакытта ук балалар бакчасыннан киткәндә бакчаны шефлыкка алган предприятиеләр безгә мәктәп портфельләре бүләк итәләр иде. Бала өчен бу бик нык истә кала торган, матур хатирә. Менә быел без "Хәйруллин фонды" аша республикада 500 балага ранецлар тапшырабыз. Әлеге балаларның күпчелегенең әти-әниләре безнең "КШ-Агро" системасында эшли. Мәктәпкә килүче балалар елдан-ел күбрәк булсын иде дигән теләк кенә бар.
"Хәйруллин фонды" аша балаларга гына түгел, башка юнәлешләрдә дә иганәчелек эшләре бара. Менә тиздән Корбан бәйрәме җитә, анда без мәчетләргә булышырбыз. Православныйларның дини бәйрәмнәрендә дә ярдәм итәбез. Өлкәннәр көнендә ветераннарга күчтәнәчләр әзерләү, авыр тормыш сынауларына дучар булучыларга булышу һ.б. – фонд бик күпкырлы иганәчелек эшләре башкара.
– Бүген мәктәптә укучы балалар – иртәгә авыл хуҗалыгының төрле тармакларына эшкә киләсе кадрлар да бит әле. Республика авыл хуҗалыгында белемле белгечләргә мохтаҗлык зур. Сез "КШ-Агро"га белгечләр хәзерләү юнәлешендә дә эшли башлаган идегез…
– Әйе, берничә ел элек без мәктәп тәмамлаган егет-кызларны төрле уку йортларында үзебез түләп укыта башладык. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы авырлыклар кичерү сәбәпле, бу эш бераз сүлпәнәйде. Әмма әлеге юнәлештә байтак планнарыбыз бар. Әйтик, бүген без 360 егет һәм кызны төрле уку йортларында белгечлек алуга юлладык. Алар авыл хуҗалыгы ихтыяҗ кичергән профессияләр алып безнең сафларга кушылыр дип ышанабыз. Яшь кадрлар өчен төзегән йортларыбыз да бар.
– Соңгы берничә елда табигать авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен нык сыный. Быел да башта корылык булды, аннан туктаусыз яңгыр койды. Районда урып-җыю, азык хәзерләү барышын ничек бәялисез?
– Дөрестән дә, соңгы биш елда авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен сынау арты сынау туа. Шулай да эшне барлык технология таләпләрен төгәл үтәп оештырганда әйбәт үк уңыш алырга мөмкин. Республикада быел бөртеклеләр уңышы гектардан уртача 12-14 центнер тәшкил итә. Ә "КШ-Агро"да без уҗым бодаеның һәр гектарыннан 32 шәр центнер уңыш алабыз. Безнең агрофирмада бит, икмәк үстерүдән тыш, бик күп көнбагыш, бөртек өчен кукуруз игелә. Август аенда бөртеклеләр урагын төгәлләп, сентябрьдә көнбагыш суктыруга төшәрбез, аннан кукуруз суктыру башлана. Гомумән алганда бездә урак 10 июльдә башлана һәм 1 декабрьгә кадәр бара. Шушы көннәрдә уҗым культуралары чәчүгә керешәбез. Авыл хуҗалыгында эшләр бер-берсенә тоташып шулай дәвам итә.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар Сезгә, Айрат Нәҗипович.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз