Чучкаларны ябып кына тотарга!

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Боларның 58 е – йорт дуңгызлары, 45 е – кыргый кабаннар арасында һәм чума вирусы белән зарарланган 2 объект ачыкланды.
Яман чир вирусы Ярославль, Тверь, Тула, Мәскәү, Ростов, Воронеж, Смоленск, Волгоград, Тамбов, Саратов, Белгород, Псков өлкәләрендә, Краснодар краенда һәм Төньяк Осетия-Алания республикасында табылды.
Дуңгызларда африка чумасының соңгы очрагы 26 июльдә Волгоград өлкәсенең Урюпин районы Горский хуторындагы шәхси хуҗалыкта теркәлде.
Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Россельхознадзор) Татарстан Республикасы идарәсе тагын бер тапкыр шуны искәртә: республиканың барлык дуңгызчылык хуҗалыклары, эреме, вакмы предприятие булуларына карамастан, ябык режимда эшләргә тиешләр. Дуңгыз фермалары хезмәткәрләренә үз шәхси хуҗалыкларында дуңгызлар асрау тыела. Теләсә нинди оешмаларда хасил булган азык-төлек калдыкларын халыкка реализацияләү шулай ук тыела.
Дуңгызларга ашату өчен азык калдыклары була икән (предприятиеләрнең ярдәмче хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар), аларны  термик эшкәртүсез (өч сәгать дәвамында пешерү) чучкаларга бирү рөхсәт ителми.
Әгәр дуңгызчылык белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыклары дуңгызларны ябык режимда тотуны тәэмин итә алмасалар, мондый хуҗалыкларны  альтернатив эшчәнлек юнәлешенә, әйтик, сарыкчылыкка, кошчылыкка, ат асрау, йорт куяннары үрчетүгә күчерү зарур.
Шәхси хуҗалыклар да  дуңгызлар тоткан очракта аларны  бары тик ябык режимда асрарга тиешләр. Чучкаларны  иреккә чыгару тыела! Бу таләпне бозган хуҗаларга карата бик кырыс чаралар күреләчәк. Ә бит районның кайбер авылларында басуда я урамда йөргән дуңгызларны күрергә була. Моннан соң андый хәлләргә юл куелмаячак. Моны һәр авыл кешесе истә тотсын иде.
Республикага чит төбәкләрдән терлекләр, терлекчелек продукциясе, терлек азыгы кертүгә контроль бик нык көчәйтелә. Шулай ук базарларда, сәүдә павильоннарында ит һәм башка терлекчелек продукциясен сатуга кырыс контроль урнаштырылачак.
Дуңгызларда африка чумасының нинди куркыныч чир булуы хакында без инде халыкка күп мәгълүмат җиткердек. Әлегә бу авыруны берничек дәвалап булмый. Ул меңнәрчә баш дуңгызны юк итүгә китерә. Бу афәт безнең төбәккә үтеп кермәсен дисәк, барлык саклык кагыйдәләрен һәм  таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International