Башкала төзүчеләргә бәйрәм ясады

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
Бәйрәм бик матур урында – Каенлык урманында узды. Бездән анда районыбыз җитәкчеләре, төзүчеләр, үзешчән сәнгать осталары һәм спортчыларыбыз катнашты. Биредә районда соңгы елларда төзелгән объектларның фотокүргәзмәсе оештырылган иде. Аның белән республика җитәкчеләре дә танышты. Иң алдынгы төзүчеләребез Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Үзешчәннәребез үз мәйданчыгында бәйрәм концерты күрсәттеләр, ә иң оста көрәшчеләребез, спорт осталары төрле бәйгеләрдә катнашып көчләрен сынадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International