Фермерларга ярдәм программасында катнашыгыз

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
Крестьян (фермер) хуҗалыклары  арасында әлеге конкурс 14 августтан 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста катнашуга документлар һәм заявкалар шушы вакыт эчендә кабул ителә. Башлап эшләүче фермерларга дәүләт ярдәме түбәндәге юнәлешләр буенча күрсәтеләчәк: ит һәм сөт җитештерү, атлар, сарык һәм кәҗәләр үрчетү, дуңгызчылык, кошчылык, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җитештерү, бәрәңге җитештерү, яшелчәчелек, җиләк-җимеш культуралары җитештерү.
Районыбыз фермерларын  бу  отышлы  программага  конкурста катнашырга чакырабыз. Төгәлрәк мәгълүматларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International