Фаҗигаләр кабатланмасын

2013 елның 16 августы, җомга
Урып-җыю эшләре чорында автомобиль юлларында еш кына габаритсыз авыл хуҗалыгы техникасы хәрәкәт итә. Һәм күп вакыт мондый машиналар каршы як хәрәкәт полосасын да били. Быел республикада шундый техника катнашында булган аварияләрдә 7 кеше һәлак булды. Андый машиналар белән очрашканда һәм аларны узганда бик игътибарлы һәм сак булыгыз.
Хөрмәтле йөртүчеләр һәм беренче чиратта әти-әниләр! Җәй  айларында балаларның юлда зыян күрү куркынычы бик нык арта. Республикада бу җәйнең ике аенда юл-транспорт һәлакәтләрендә 8 баланың гомере өзелде инде.
Фаҗигаләр кабатланмасын өчен без барын да эшләргә тиеш! Район ЮХИДИ бүлекчәсе юлга чыккан һәркемне үтә игътибарлы булырга чакыра. Хәзер балалар җәйге ялдан кайта башлый. 12 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә йөрткәндә һичшиксез махсус креслолардан файдаланыгыз! Хәвефсезлек каешларын каптырырга онытмагыз! Балаларыгызны караучысыз калдырмагыз! Тизлек режимын төгәл үтәгез, балаларның капыл гына юлга килеп чыгу ихтималы булуын истә тотыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International