Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Мәрьям апаларда өй туе
2013 елның 16 августы, җомга
Мәрьям апа тумышы белән Нурлат районы Көрнәле Әмзә авылыннан. Ул 42 ел дәвамында мәктәптә балаларга белем биргән. Укытучы булып китүемә 1941 елда башланган Бөек Ватан сугышы сәбәпче, ди үзе. Алар нәкъ шул елны Мораса урта мәктәбен тәмамлыйлар. Кулга аттестатлар алган көннәрдә сугыш башлана. Ир-ат укытучылар фронтка китә. Унынчы сыйныфны тәмамлаган 13 укучы да, шул исәптән Мәрьям апа, мәктәпкә эшкә чакырыла.
Мәрьям апа Морасага йөреп укыганда берара үзе дә укуын ташлаган була.
– Ашарыбызга юк, өстемә кияргә кием юк. Шуңа мәктәпкә йөрми башладым. Мораса мәктәбе директоры Мөнип Хөсәенов өебезгә килде. "Мәрьям, син яхшы укыйсың, мәктәпне ташлама", – дип үгетләп китте. Шуннан янә укырга йөри башладым. Ике авыл арасын яланаяк тәпили идем дә, мәктәпкә керер алдыннан чабатамны киям. Аяк киемен саклыйм, янәсе, – дип искә ала ул.
Сугыш елларында укытучылар җилкәсенә йөкнең авыры төшә. Балалар ач, өсләрендә рәтле кием юк. Дәресләр тәмамлангач укучылар белән кырга башак җыярга китәләр. Кичләрен оекбашлар бәйләп, бәрәңгене токмач кебек кисеп, мичтә киптереп фронтка посылкалар әзерләп җибәрәләр.
Мәрьям апа фронттан кайткан Котдус абый белән 1946 елда гаилә коралар. Икесе дә мәктәптә укыталар. Котдус абый коммунист, алар дүрт бертуган фронтта булалар, авыл халкы бик хөрмәт итә үзләрен.
Көннәрнең берендә Котдус абый белән Мәрьям апаны Әлки районының Иске Салман авылына эшкә җибәрәләр. Биредә укытучылар нык җитешми. Котдус абыйны мәктәпкә завуч итеп билгелиләр, ә Мәрьям апа башлангыч сыйныфларда укыта. Менә шул вакыттан бирле инде 61 ел гомер узып киткән.
Иске Салманда үз кешеләр булып гомер итә бу гаилә. Котдус абый совхозда партоешма секретаре булып та эшли. Алар башта бер урманчыдан калган иске йортта яшиләр. Ул чакта КПСС райкомының беренче секретаре булып эшләгән Нәҗип Бакиров 1981 елда аларга "финский" өй төзетә. Заманында ул авылда иң матур йортларның берсе була. Әмма, төзүчеләрнең ул вакытта мондый җыелма йортлар корырга осталыгы-тәҗрибәсе булмаганмы – бер як стена авыша башлый. Аннан өйдә ярыклар хасил була.
Мәрьям апага сугыш ветеранының тол хатыны буларак өй салу мәсьәләсе кузгалгач та, башта ул шул гомер кичергән иске йортын ремонтлатырга тели. Әмма төзүчеләр өйнең тәрәзәләрен алыштырганда ук стеналары коелачагын әйткәч, янәшәгә җыйнак кына яңа йорт корырга дигән уртак фикергә киләләр.
Шуннан авыл җирлеге башлыгы җирне рәсмиләштерүгә, агач, чүп-чар баскан мәйданны төзелешкә әзерләүгә керешә. Төзүчеләр иртә яздан эшне башлап та җибәрәләр. Мәрьям апа улы Ринат тәрбиясендә яши. Ринат абый да төзелеш эшләрендә катнашып-булышып йөргән.
Курчак өе кебек яңа йортта кунак бүлмәсе дә, йокы һәм аш бүлмәләре дә, җылы ванна, туалет та бар хәзер.
– Мин бик бәхетле кеше. Ходай миңа озын гомер биргән, – ди Мәрьям апа. – Россия җитәкчесе Владимир Путинга, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка минем кебек тол әбиләрнең яшәү шартлары турында кайгырткан өчен мең рәхмәт. Үзебезнең район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга да рәхмәтем зур. "Строитель и К" егетләре дә бик оста егетләр икән, өебезне бик әйбәт итеп салдылар.
Яше өлкән булса да, Мәрьям апа ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып, проблемаларга борчылып яши. Мәктәпләрдә бүген ир-ат укытучыларның аз калуына хафалана икән. Яшьләр арасында эчүчелек, тәмәке тарту, наркотиклар куллану кебек яман гадәтләр таралуга йөрәге әрни. Бердәм дәүләт имтиханнарын да хуплап бетерми: "Полиция белән сак торып баладан имтихан бирдерәләр. Мондый чакта дулкынланып, куркып калып белгәнеңне дә күрсәтә алмавың бар. Балаларны бик кызганам", – ди.
– Районыбызда балалар приюты, өлкәннәр йорты бар. Алар гел тулып тора. Бала бит гаиләдә үсәргә, ә картларны үз ул-кызлары карарга тиеш. Бер генә әби-бабайның да картлар йортына барасы килми. Үз әти-әниләрен карамаучыларга бик рәнҗим мин, – дип тә борчуын уртаклашты Мәрьям апа.
Аның яңа өен котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Рәшит Билалов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтова килделәр. Алар Мәрьям апага яңа өйдә сәламәт озын гомер кичерүен теләделәр. Мәрьям апа күз яшьләре аша рәхмәтләрен укыды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз