Мирсәет – районыбыз горурлыгы

2013 елның 16 августы, җомга

– Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран…
Бу җырны Мирсәет Сөнгатуллиндай оста, җанны кузгатырлык, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек итеп тагын кем башкара ала икән?! Хәер, бу җырны гына да түгел. Мирсәет Сөнгатуллинның кабатланмас көчле, киң диапазонлы, моңлы тавышын тыңлаганнан соң соңгы елларда эстраданы басып киткән дистәләгән-йөзләгән артистларның чыгышларын кабул итеп тә булмый.
Әйе, халыкның үзеннән чыккан чын талант, затлы, тансык моң иясе Мирсәет Сөнгатуллин  – Әлкинең горурлыгы һәм мактанычы. Аның туган авылына кайтып концерт  куярга җыенуы хәбәрен кайдан гына ишетеп бетергәннәр, 10 август көнне Татар Борнае мәктәбе ишегалды тамашачылар белән тулы иде. Чын моңга сусаган халык кинәнде өч сәгать буе рәхәтләнеп җыр тыңлап. Мирсәет Сөнгатуллин үзе дә, талант ягыннан әтисеннән калышмаган, быел Мәскәүдә консерватория тәмамлаган улы Алмаз да татар халык җырларын да, композиторлар әсәрләрен дә башкардылар, русча җырлар да яңгыраттылар. Алар белән кайткан  Рамил Курамшинның баян уйнавына да биһуш булды халык. Концертны оештыруда, алып баруда район мәдәният йорты  хезмәткәрләре дә күп көч куйды.
Авыл халкы, тамашачылар сәхнәгә менеп-менеп Мирсәеткә рәхмәтләрен җиткерделәр, тәбрикләделәр, аның белән горурлануларын әйттеләр. Артистның беренче укытучысы Шаһидә апа Мөхәммәтҗанова, бу истәлекле вакыйга уңаеннан авылга җыелган сыйныфташлары Мирсәет белән бергә сәхнәдә җырладылар да әле. Мирсәет Сөнгатуллин үзенең укытучыларын олылап бүләкләр дә алып кайткан иде.
Күренекле райондашыбызны  юбилее белән котларга район җитәкчеләре – район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Рәшит Билалов, район советы аппараты җитәкчесе Фәнис Камалов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова да килгәннәр иде. Алар барлык әлкилеләр исеменнән артистка изге теләкләр җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Табигать моңны, сәләтне кызганмый биргән Мирсәеткә. Бары тик үзенең табигый таланты, тырышлыгы, хезмәте белән бүгенге олы дәрәҗәгә ирешкән артист бу бәһасез байлыкны – җыр-моңны туган халкына кайтара. Бала чагында урманнарга барып җырлаган Мирсәетнең тавышы бүген бөтен татар дөньясына билгеле.
Юбилеең котлы булсын, Мирсәет! Әле тагын күп тапкырлар шулай туган авылыңа кайтып зур концертлар куярга насыйп булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International