Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2020 елның 9 11 октябрендәге «Зарарлы организмнарның чыганакларын бетерү кагыйдәләрен раслау турында» 913 боерыгы нигезендә, Әлки урманчылыгы территорияләре өлешендә 2023 елның 05 маеннан биологик препарат кулланып, зарарлы организмнарны юкка чыгару яки аларның санын киметү буенча чаралар үткәреләчәк.
Район халкыннан 5 майдан 14 майга кадәр урманнарга барудан, терлекләр көтүдән, дару үләннәре, җиләкләр һәм гөмбәләр җыюдан, шулай ук бал кортларын урман массивларына чыгарудан тыелып калуларын сорыйбыз.
Умартачылык продукциясенең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм умарта кортларын пестицидлар йогынтысыннан саклау максатларында умарталыкларны пестицидлар кулланылган урыннан кимендә 7 км ераклыкка илтергә яисә умарталар очышын 5-7 тәүлеккә чикләргә тәкъдим ителә.