Балалар иҗаты йорты, мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре үз эскизлары буенча аны ачык рәсемнәр белән бизәделәр. Бу матурлык район үзәге кунакларын һәм җирле халыкны сөендерәчәк.
Авылны чиста - пөхтә тоту җиңелләрдән түгел. Буш, хуҗасыз йортлар, янтайган коймалар авылның тышкы күренешен боза. Төзекләндерү мәсьәләләрен уртак тырышлык белән генә нәтиҗәле хәл итәргә мөмкин.
Авылыбыз елдан-ел матурлана, төзелә, күз алдында үзгәрә, урамнар яшелләндерә, парклар төзекләндерелә. Һәркайсыбыз тирә -юнендәге чисталык турында көндәлек кайгыртырга тиеш