Бик тиздән илебез Бөек бәйрәм - Җиңү көнен билгеләп үтәчәк! Һәр гаилә Бөек Ватан сугышында Ватанын батырларча саклаган каһарманнарны хәтерендә саклый һәм буыннан –буынга тапшырыла. Бәйрәм алдыннан Ташбилге авыл мәдәният йорты “Җиңүне рәсемгә төшерәм” акциясенә кушылды.
Балалар бөек бәйрәм - Җиңү көнен күзаллауларын күрсәткән рәсемнәр ясады. Нигездә, балалар тыныч вакытларын сурәтләделәр: 9 Май хөрмәтенә салют, Кремльдәге йолдызлар, чәчәкләр, георгия тасмалары. Әйтергә кирәк, һәр бала рәсемен чын күңеленнән, үз күзаллавыннан чыгып ясаган.