Иммунизация буенча белешмә

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Туберкулез
Вакцинация: 3-7 көндә. Ревакцинация: 6-7 яшь.
Прививка ясатмаучыларда ихтимал нәтиҗәләр: бронх, үпкә авырулары, үпкә һәм лимфатик төеннәрдә кальцинатлар. Соңгы стадияләрдә: чукраклык, сукырлык, параплегия (ике аякта да паралич), акыл зәгыйфьлеге, хәрәкәт тайпылышлары, диабет.
Гепатит В
Вакцинация: V1 - 1 көн, V - 2 ай, V3 - 6 ай.
Прививка ясатмаучыларда ихтимал нәтиҗәләр: бавыр авыруы, сидек юлы авырулары, бавыр циррозы.
Пневмококк инфекциясе
Вакцинация: V1 - 2 ай     V 2 - 4,5 ай                                                                
Прививка ясатмаучыларда ихтимал нәтиҗәләр: Синусит, бронхит, эндокардит, артрит, сепсис һ. б. Авыр формалары булып пневмония, менингит, сепсис тора.
Дифтерия
Вакцинация: V1 - 3 ай, V2 - 4,5 ай, V3 - 6 ай, 18 ай. Ревакцинация: 6 яшь.
Прививка ясатмаучыларда ихтимал нәтиҗәләр:  йөрәк мускуллары ялкынсынуы - миокардит; нерв системасының зарарлануы - йөз мускуллары, сулыш мускуллары, очлыклар; бөерләр зарарлануы, йогышлы-токсик шок.
Бума ютәл
Вакцинация: V1 - 3 ай     V 2 - 4,5 ай      V3 - 6 ай, 18 ай                                                                                    
Прививка ясатмаучыларда ихтимал нәтиҗәләр:  авыру еш кына авыр бара, куркыныч катлауланулар арта: сулыш туктау һәм тоткарлану, баш миендә кан әйләнеше бозылу. Күчерелгән авырудан соң психика үсешендә артта калу мөмкин.
Столбняк
Вакцинация: V1 - 3 ай, V2 - 4,5 ай, V3 - 6 ай, 18 ай, Ревакцинация: 6 яшь.
Прививка ясатмаучыларда ихтимал нәтиҗәләр:  Авыр столбняк (асфиксиядән һәм йөрәк мускуллары параличыннан) агымы вакытында балаларда Летальлек 10-50% ка җитә. Яңа туган балаларда ике яклы чукраклык куркынычы бар.
Гемофиль инфекция
Вакцинация: V1 - 3 ай, V2 - 4,5 ай, V3 - 6 ай, 18 ай.
 
Прививка ясатмаучыларда ихтимал нәтиҗәләр:   менингит, артрит, пневмония, перикардит, бугаз өслеге һәм бугаз тукымасы ялкынсынуы.
Кызамык
Вакцинация: V1 - 12 ай, ревакцинация: 6 яшь
Прививка ясатмаучыларда ихтимал нәтиҗәләр: ларингит, пневмония, стоматит, энтоколит, энцефалит, менингит, саңгыраулык, сукырлык.
Кызылча
Вакцинация: V1 - 12 ай, ревакцинация: 6 яшь
Прививка ясатмаучыларда ихтимал нәтиҗәләр: буыннарда ялкынсыну процесслары, баш мие тышчалары һәм баш мие тукымаларының ялкынсыну процесслары, полиневрит.
Эпидемик паротит
Вакцинация: V1 - 12 ай, ревакцинация: 6 яшь
Прививка ясатмаганнарда мөмкин булган нәтиҗәләр: саңгыраулык, панкреатит, калкансыман биз ялкынсынуы, менингоэнцефалит, серозлы менингит, урта колак зарарлануы, күкәй күзәнәкләре ялкынсынуы.
Полиомиелит
Вакцинация: V1 3 ай, V 2 4,5 ай, V3 6 ай, 18 ай, 20 ай. Ревакцинация: 6 яшь
Прививка ясатмаганнарның мөмкин булган нәтиҗәләре: атрофия, мускул параличы.
Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге
Накануне праздника Тяжбердинский сельский дом культуры присоединился к акции «Рисуем Победу»
«Рисуем Победу»
Совсем скоро, наша страна отметит Великий праздник - День Победы! В каждой семье живет и передается память о Великой Отечественной войне и её героях, стойко и мужественно защитивших свою Родину. Накануне праздника Тяжбердинский сельский дом культуры присоединился к акции «Рисуем Победу».
Дети представили рисунки, в которых показали свое видение великого праздника – Дня Победы. В основном дети изображали мирное время: салют в честь 9 Мая, звезды на Кремле, цветы, георгиевские ленточки. Хотелось бы отметить, что каждый рисунок хорош по-своему, ведь каждый ребенок старался и рисовал от души.
Бәйрәм алдыннан Ташбилге авыл мәдәният йорты “Җиңүне рәсемгә төшерәм” акциясенә кушылды.
“Җиңүне рәсемгә төшерәм”
2023 елның 3 мае, чәршәмбе
Бик тиздән илебез Бөек бәйрәм - Җиңү көнен билгеләп үтәчәк! Һәр гаилә Бөек Ватан сугышында Ватанын батырларча саклаган каһарманнарны хәтерендә саклый һәм буыннан –буынга тапшырыла. Бәйрәм алдыннан Ташбилге авыл мәдәният йорты “Җиңүне рәсемгә төшерәм” акциясенә кушылды.
Балалар бөек бәйрәм - Җиңү көнен күзаллауларын күрсәткән рәсемнәр ясады. Нигездә, балалар тыныч вакытларын сурәтләделәр: 9 Май хөрмәтенә салют, Кремльдәге йолдызлар, чәчәкләр, георгия тасмалары. Әйтергә кирәк, һәр бала рәсемен чын күңеленнән, үз күзаллавыннан чыгып ясаган.
О праве потребителя на отказ от товара
Вопрос – ответ
3 мая 2023 г., среда
ВОПРОС: Вчера заказал кроссовки на одном из маркетплейсов. Сегодня увидел нужный мне размер кроссовок в магазине и по цене, существенно ниже, чем та, по которой я сделал заказ в сети Интернет. Товар только оформлен, еще мне не доставлен (доставка через 5 дней). Хотел сделать отказ от товара, как делал ранее на других торговых площадках, однако на этом маркетплейсе такая функция не предусмотрена. Разве это законно?
ОТВЕТ:  В соответствии с п.4 ст.26.1 Закона РФ от 7 февраля 1992 г. N 2300-I "О защите прав потребителей" потребитель при дистанционном способе продажи товара вправе отказаться от товара в любое время до его передачи, а после передачи товара - в течение семи дней. Учитывая вышеизложенное, отсутствие возможности осуществить отказ от товара до момента его передачи Вам является нарушением действующего законодательства Российской Федерации.
Нурлатский территориальный отдел Управления Роспотребнадзора
Кулланучының товардан баш тарту хокукы турында
Сорау-җавап
2023 елның 3 мае, чәршәмбе
Сорау: кичә маркетплейсларның берсендә кроссовкалар заказ бирдем. Бүген мин үземә кирәкле кроссовкаларны кибеттә күрдем һәм бәясе интернет челтәрендә заказ биргәннән күпкә түбәнрәк. Товар рәсмиләштерелгән генә, миңа әле китерелмәгән (5 көннән соң китерү). Башка сәүдә мәйданчыкларындагы кебек, товардан баш тартырга теләдем, әмма бу маркетплейста мондый функция каралмаган. Бу законлымы?
Җавап: 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы "Кулланучылар хокукларын яклау турында" гы РФ Законының 26.1 маддәсенең 4 пунктына ярашлы рәвештә, товарны дистанцион ысул белән сату иткәндә кулланучы товарны тапшырганчы теләсә кайсы вакытта, ә товар тапшырганнан соң җиде көн дәвамында товардан баш тартырга хокуклы. Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, товарны Сезгә тапшырганчыга кадәр кире кагу мөмкинлеге булмау Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарын бозу булып тора.
Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International