Тимур Сөләйманов Әлки районында булды

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, Россиядә яшьләр хәрәкәте 2022 елның 18 декабрендә ил җитәкчелеге инициативасы белән булдырылды, аның максаты - тәрбия, яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм "традицион Россия рухи һәм әхлакый максатлары нигезендә" дөньяга карашын формалаштыру. Хәрәкәт бүлекләре Россиянең һәр муниципалитетында ачылган, ә һәр мәктәптә беренчел хәрәкәт ячейкалары булдырылган. Хәрәкәт оештыру турындагы закон проекты Дәүләт Думасына В. И. Ленин исемендәге бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгы көнендә кертелде.
"Беренчеләр хәрәкәте" илнең барлык яшьләр оешмаларын һәм хәрәкәтләрен берләштерә, шул исәптән аңа "Яшьармия", "Зур үзгәрешләр", "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" керә.
«Беренчеләр хәрәкәте»: үсешкә омтылучылар үз эшенең остасы булырга теләүчеләр ул - диде Тимур Сөләйманов.
Эш сәфәре барышында Тимур Сөләйманов балалар иҗат йортында булды, район активы белән очрашты һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре белән яшьләр сәясәте үсеше турында фикер алышты. Очрашуга район Башлыгы Александр Никошин да кушылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International