Яшүсмерләр алкоголизмы-хәзерге җәмгыятьнең җитди проблемасы.
Яшүсмерләр алкоголизмы биологик һәм психосоциаль факторлар тәэсирендә формалаша:
- нәселдәнлек. Эчкече ата аналарның балалары спиртлы эчемлекләр куллануга югары омтылыш белән аерылып тора;
- гаиләдә тәрбия системасының бозылуы;
- тирәлек, социаль карашлар һәм стереотиплар йогынтысы.
Яшүсмерләр алкоголизмы үсешенә күчеш яшенә бәйле үзбәя тотрыксызлыгы, стрессларга карата сизгерлек, борчу һәм импульсивлык йогынты ясый. Яшүсмерләр алкоголизмы үсешенә турыдан-туры йогынты ясаучы факторлар булып балаларның ләззәт алу, борчылуны һәм куркуны киметү, яшьтәшләре белән аралашуны җиңеләйтү, гадәти булмаган хисләр кичерү һәм "ак карга" булмау тора. Азык-төлек кибетләрендә алкоголь продукциясенең күп булуы һәм аның чагыштырмача арзанлыгы шулай ук яшүсмерләрне алкоголь куллануга этәрә.
Яшүсмер чакта алкоголь куллану, беренче чиратта, баш миенә зур зыян китерә. Яшь организм спиртлы эчемлекләргә өлкән организмга караганда 7-10 тапкыр тизрәк ияләшә.
Үсеп килүче буынның бавыры зур кешегә караганда күпкә тизрәк таркала. Бу яшүсмерләрнең кан тамырлары диварларының үтеп керүчәнлеге артуы һәм бавырның өлкән кешедәге кебек үсеш алмавы белән бәйле.
Ашказан-эчәк такты зарар күрә. Алкоголь ашказаны суының үзлекләрен һәм микъдарын үзгәртергә этәрә, ашказаны бизенең эшләвен бозу башкарыла, бу исә панкреатит һәм шикәр чире кебек җитди авыруларга китерә.
Шулай ук йөрәк кан тамырлары системасына да җитди зыяны бар. Спиртлы эчемлекләр кулланганда яшүсмер агрессив була, бу үз артыннан психик хокук бозуларга китерә. Шул ук вакытта тахикардия үсә башлый, артериаль басым белән проблемалар барлыкка килә.
Алкоголь тәэсирендә иммун системасына зыян китерелә, шуңа күрә эчүче яшүсмер ешрак салкын тию авыруларына дучар була.
Балаларга тәэсир итегез, яисә балалар психикасына спиртлы эчемлекләр тәэсир итәчәк. Алкоголь яшь кешенең организмына төзәтеп булмый торган зыян китерә, шуның белән аның киләчәк тулы тормышы өчен проблема тудыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы