"Каенкай балалар бакчасы" МБМББУсендә пропаганда буенча инспектор Антон Советников һәм БДД ДБУның Әлки профилактика бүлеге начальнигы А.Р. Вафина ата-аналар катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча чара үткәрделәр. Өлкән төркем тәрбияләнүчеләр (җәяүлеләр) әти-әниләре (йөртүчеләр) белән ярыштылар. Катнашучылар юлларда, транспортта куркынычсыз тәртип кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр.
Әти-әниләр белән дә сөйләшү булды.
Әңгәмә барышында баланың юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәве, игътибарлы һәм белемле җәяүле булуы өчен ничек һәм нәрсә эшләргә кирәклеге турында сорау күтәрелде. Төп басым балаларны автомобильләрдә йөртү кагыйдәләренә, юл аша чыкканда өлкәннәрнең шәхси үрнәгенә, шулай ук киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар куллану кирәклегенә ясалды. Моннан тыш, ата-аналарны район һәм республика буенча 4 ай эчендә балалар юл-транспорт травматизмы торышы белән таныштырдылар, юлда балалар бозган кагыйдәләрне тикшерделәр. Әңгәмә ахырында катнашучыларга БДД ГБУ бүләкләре таратылды.