"Хузангай" һаман беренче

2013 елның 21 августы, чәршәмбе
Хуҗалыкта бөртеклеләр 13 мең 196 гектарда үстерелгән иде, алар тулысынча җыеп алынды, уртача уңыш  гектардан 20,9 центнер тәшкил итә. Биредә 5 мең гектарда көзге бодай игелде. Аның уңышы гектардан 30,2 центнер чыкты, ә тулаем җыем 16 мең тоннадан артты. Хузангайлылар алдында хәзер  ярма культураларын һәм көнбагышны җыеп алу бурычы тора.
Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар урып-җыюны уңышлы башкарган өчен  район башлыгы Фердинат Дәүләтшин "Хузангай" кооперативы коллективына рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International