Район башлыгы фермерга рәхмәт белдерде

2013 елның 21 августы, чәршәмбе
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Юрий Тяминовка бәрәңгенең перспективалы, югары уңышлы сортларын игүе һәм сугару системасын гамәлгә кертүе өчен рәхмәт белдерде.
"Тяминов Ю.А." крестьян (фермер) хуҗалыгында быел 406 гектар бөртекле культуралар, 60 гектар бәрәңге  үстерелде. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 22 центнер уңыш алынды. Бәрәңгенең 40 гектары сугару ысулы белән игелә. Хәзер хуҗалыкта туфракны көзге эшкәртү һәм чәчү эшләре бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International