Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
"Умартачылыкны гаилә һөнәре итәсем килә"
2013 елның 21 августы, чәршәмбе
Базарлы Матакта урта мәктәпне тәмамлагач, Илнар яшьлек хыялын тормышка ашыру нияте белән район үзәгендәге һөнәр училищесына керә. Биредә ул умартачы белгечлеге алып чыга.
– Мин кечкенәдән умартачы булырга теләдем. Туган авылымның табигатен бик нык яратуым да тәэсир иткәндер, мөгаен, – ди ул.
Аннары Казан авыл хуҗалыгы институтында укып югары белемле агроном профессиясенә ия була ул. Вузда укыганда да умартачылык юнәлешен аеруча яратып өйрәнә, әлеге белгечлек буенча имтиханнарны гел "бишле" билгесенә тапшыра.
– Дөресен әйткәндә, мин шәһәр тормышын яратмыйм. Авылда, табигать кочагында яшәү үзе бер рәхәт бит, – ди Илнар. Аның бу сүзен тормыш иптәше Лениза да хуплап куйды.
– Без үзебез дә, өч балабыз да авыл тормышына гашыйклар. Балаларыбыз бәләкәйдән эшкә өйрәнеп, авыл хезмәтен үз итеп үсәләр, – ди хуҗабикә.
Умартачылык эшен Илнар 1996 елдан башлап җибәргән. Беренче вакытта аның ике генә оя умартасы булса, хәзер инде аларның саны 60 ка җиткән.
– Авылда яшәп, бер авыл һөнәре дә белмәсәң, яшәүнең ни кызыгы. Ә бал кортлары белән шөгыльләнү бик мавыктыргыч һәм кызыклы эш. Балның сәламәтлеккә дә файдасы зур, гаилә бюджетына да сизелерлек табыш китерә, дип сөйли Илнар Рәшит улы. –Авылда яшәүче кешеләргә мин умартачылык белән шөгыльләнергә киңәш итәр идем.
Сөйләшә торгач, Илнар шуны да әйтеп куйды:
– Исән-сау булсак, умартачылыкны гаилә һөнәре итәргә исәбем. Балалар да, оныклар да дәвам итсен иде бу хезмәтне. Улым Алмазга инде умартачы эшен бүгеннән тапшырырга була. Чөнки ул инде умартачылыкның барлык серләренә төшенеп җитте, һәр эшен башкара белә.
Лениза да бал кортларын карауда күп нәрсәгә өйрәнгән, иренә бик теләп булыша икән.
– Бал кортлары арасында эшләү күңелгә рәхәтлек тә, саулык та бирә. Монда мин мәктәп тормышыннан аерылып, тынычланып китәм, – ди укытучы ханым.
Алга планнары да зурдан Гариповларның.
– Мәүләшә авылында, күле дә, урманы да булган табигать кочагында умарталык өчен йорт төзергә, бал кортларын шунда күчереп, санын да арттырырга теләгем бар, – дип уртаклашты Илнар.
Авыл хезмәтенә чын күңелдән гашыйк шундый кешеләр күбрәк булса, авылларыбызның киләчәге дә өметле һәм матур булыр иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз