Аларның мәктәп өчен барысы да әзер!

2013 елның 21 августы, чәршәмбе
Искәртеп узыйк, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе Татарстанда 2006 елдан бирле уздырыла. Аның максаты – хәйриячеләрнең игътибарын  аз тәэмин ителгән, тәрбиягә алынган һәм әти-әниләре беркая да эшләмәүче балаларга юнәлдерү. Моннан тыш, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид балалар, шулай ук әти-әниләре инвалид сабыйлар да хәйриячеләр ярдәменә мохтаҗ. Ел саен Хәйруллинның Хәйрия фонды "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә актив катнаша, Әлки, Алексеевск, Спас, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Яшел Үзән муниципаль районнары, шулай ук Казанның Яңа Савин һәм Идел буе районнарында яшәүче аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче йөзләгән сабыйга мәктәп кирәк-яраклары өләшә.
Тагын шунысы игътибарга лаек, Хәйруллинның Хәйрия фонды булышкан балалар саны елдан-ел арта бара. Әйтик, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2013 елның 1 сентябрендә 36 меңнән артык сабый беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк, аларның 6 меңнән күбрәге матди ярдәмгә мохтаҗ. Ә Хәйруллинның Хәйрия фонды 400 дән артык балага мәктәпкә җыенырга булышкан.
Акциягә Әлки районында старт бирелде. Чарада РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин да катнашты. Ул ассызыклаганча, бу  республикабыз һәм илебез өчен бик тә әһәмиятле хәйрия традициясе. Депутат үзе тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк һәр балага мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар тапшырды. Ә 5 һәм аннан артык бала тәрбияләнүче гаиләдә үскән нәни әлкилеләргә спорт костюмнары да бүләк ителде.
Айрат Хәйруллин балаларны алда көтелгән уку елы белән котлады һәм букчада бары яхшы билгеләр генә куелган көндәлекләр ятуын теләде.
Ә балалар акциядә катнашкан өлкәннәрне концерт һәм әлбәттә инде, бәхеттән балкыган йөзләре белән сөендерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International