Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 елның 15 маеннан 29 маена кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарның бер яшьтән өлкәнрәк савым сыерлары, кәҗәләр һәм бер яшьтән өлкәнрәк кәҗә бәтиләре асрау чыгымнарын каплауга бер сыерга 2 мең су, 2 сыерга 3 мең сум 3 һәм аннан да күбрәк савым сыерына 4 мең сум исәбеннән һәм 500 сумга ветеринария чараларын уздыруга шартнамә имзаланган очракта һәр сыерга 300 сум өстәмә субсидия түләү турында игълан итә. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарның яшь
кошларны сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризаларын кабул итү башлана. Субсидия бирү өчен шарт: 2023 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр сатып алынган яшь кошлар: казлар, үрдәкләр, күркәләр, бройлер чебиләр; - сатып алынган яшь кошның яше 30 көннән дә артмаска тиеш;
бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка 50-100 баш яшь кош сатып алу