1995 елның 22 ноябрендәге «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 171-ФЗ
номерлы Федераль закон нигезендә сатучыда сатып алучының балигъ булуына шик туган очракта, сатучы әлеге сатып алучыдан шәхесне раслаучы документ таләп итәргә хокуклы. Документлар исемлеге РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2017 елның 31 маендагы 1728 номерлы боерыгы белән билгеләнгән:
1. Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе
гражданының шәхесен таныклый торган Россия Федерациясе гражданы
паспорты.
2. Россия Федерациясе территориясеннән читтә Россия Федерациясе
гражданының шәхесен таныклый торган Россия Федерациясе гражданы
паспорты.
3. Россия Федерациясе гражданы шәхесенең вакытлыча таныклыгы.
4. Диңгезченең шәхес таныклыгы.
5. Россия Федерациясе гражданының дипломатик паспорты.
6. Россия Федерациясе гражданының хезмәт паспорты.
7. Хәрби хезмәткәрнең шәхес таныклыгы яки Россия Федерациясе
гражданының хәрби билеты.
8. Чит ил (дипломатик, хезмәт, гади) чит ил гражданы паспорты яки
Россия Федерациясе тарафыннан шәхесне раслаучы башка документ.
9. Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган кешенең яшәү
рөхсәте.
10. Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затның вакытлыча
яшәвенә рөхсәт.
11. Качак таныклыгы.
12. Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену урыны бирү
турында таныклык.
13. Машина йөртү таныклыгы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай
территориаль органы