Ярышларда Россиянең 26 субъектыннан 350 гә якын спортчы катнашты. Безнең тәрбияләнүчеләр призлы урыннар белән кайтты:
2 урын - Иске Такталы авылыннан Калмыков Артем. Тренеры Рәмис
Вафин.
3 урын - Татар Суыксуы авылыннан Ганеев Алмаз. Тренеры Алмаз
Абдуллин.
3 урын Әхмәт авылыннан Шәйхетдинов Зарина. Тренеры Гөлүсә
Вафина.
Артем Калмыков әлеге ярышлар нәтиҗәсендә билбау көрәше буенча Россия җыелма командасы составына кертелде. Ул дөнья чемпионатында катнашачак. Балаларны һәм тренерларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз.