15 майда Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелә.

2023 елның 16 мае, сишәмбе

15 майда Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә - һәр кеше тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә ул – без үрнәк алган, без кайгырткан, без яраткан,безгә яхшылык һәм бәхет теләгән якыннарыбыз.Нәкъ менә без гаиләдә мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртуга һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Бу көнне район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрделәр: бәйрәм концертлары, конкурс-уен программалары, ял кичәләре. Алып баручылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, кенәз Петр һәм княгиня Феврония Муромских турында риваять сөйләделәр. Мәхәббәт символы-ромашка, тугрылык символы – аккошлар турында мәгълүмат бирделәр.
Балалар шигырьләр укыды, җырлар җырлады. Бәйрәм ахырында алып баручылар барлык катнашучыларны җылы сүзләр белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International