15 майда Урта Әлки авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә Халыкара гаилә көненә багышланган әдәби уен - конкурс үткәрделәр. Бәйрәмгә чакырылдылар:
1. 48 ел бергә яшәгән Хәйруллиннар гаиләсе. Әтиләре - механизатор, әниләре - мәктәптә 38 ел эшләгән педагог - Фидакарь хезмәт өчен Россия бүләгенә ия. 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Ике кыз, әниләре юлыннан китеп, укытучы династиясен дәвам итә.
2. Гыйниятуллиннар гаиләсе .Икесе дә авыл хуҗалыгында эшләгән. 44 ел бергә яшиләр. 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Кызы-ТРның атказанган артисты.
3. Абдуллиннар гаиләсе 40 ел бергә яши. Үзләренең 5 һәм 4 тәрбиягә алынган бала тәрбиялиләр. Алар актив, төрле конкурсларда, концертларда һәм чараларда катнашалар. Бәйрәмдә катнашучылар викторинаның кызыклы, интеллектуаль сорауларына җаваплар бирделәр, "Мәгълүматны тәмамла", "Гаиләнең яраткан китаплары" кебек уен һәм конкурсларда катнашты. Чара ахырында бәйрәм өстәле оештырылды. Барлык катнашучылар да бу бәйрәмнән канәгать һәм рәхмәтле.