Краснова Надежда Николаевна

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Краснова Надежда Николаевна күпбалалы гаиләдә туып үсә. Аның балачагы, әти - әнтсенең күп вакыты эштә булуга карамастан, бәхетле була. 1981 елдан 1989 елга кадәр ул Каракүл сигезьеллык мәктәбендә
укый, ә аны тәмамлаганнан соң Тәтеш педагогия училищесына укырга керә. 1993 елда башлангыч сыйныф укытучысы дипломы белән Надежда Николаевна туган авылына кайта һәм мәктәптә эшли башлый. Яшь кызларның язмышы: туган йортны ташлап китү. Надежда да 1994 елда Югары Кәчи авылына кияүгә чыккач, башлангыч мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. Бу мәктәптә хезмәт эшчәнлеген югары квалификация категорияле тәҗрибәле укытучы Кузнецова Раиса Трофимовна җитәкчелегендә башлый. Үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм укыту - һәрвакыт мактаулы һәм шул ук вакытта җаваплы эш. Тормыш юлында, хезмәт эшчәнлеге башланганда, тормыш кыйммәтләренең асылын аңларга ярдәм иткән, укытучы һөнәренең нечкәлекләрен өйрәткән Раиса Трофимовна кебек кеше очравына Надежда Николаевна бик рәхмәтле.

Югары Кәчи башлангыч мәктәбендә ул 27 ел эшли , шуның 7 ел дәвамында мәктәп мөдире була. 4 ел дәвамында аның җитәкчелегендәге мәктәп, яңа уку елына әзерлек өчен призлы урыннар ала. Надежда Николаевна укучыларының намуслы, мәдәниятле кешеләр булуын тели. Шуңа күрә дә аларда беренче карашка бик гади, әмма бик кирәкле ярату, яхшылык, ярдәмчеллек, аңлау, кызгану кебек кешелеклелек хисләре тәрбияләргә тырыша. Балаларның ачылмаган яхшы якларын күрергә һәм үстерергә тырыша. Алар белән бергә уңышларына куана, аларга ышана һәм, әгәр берәр нәрсә килеп чыкмаса, борчыла; һәр баланың кабатланмас, үзенчә талантлы булуын аңлый. Бары тик шул очкынны вакытында күрә белергә, аны үстерергә, кирәкле юнәлешкә юнәлтергә генә кирәк.

Педагогның күпьеллык һәм намуслы эш тәҗрибәсе төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм грамоталар белән билгеләнә. Ләкин үзенең төп бүләге итеп ул укучыларның казанышларын һәм уңышларын саный. Үз эшчәнлеге елларында укучыларга ныклы, тирән белем бирү өчен күпме ярату, көч, изгелек һәм тырыш хезмәт кирәк булуын үзе генә беләдер. Аның шәкертләре рәсем ясарга яраталар. Алар район, төбәк
конкурсларында призлы урыннар яулыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International